#абмшҗомга Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир- рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин, вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлинә Мүхәммәдиү үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн. Бөтен галәмнәрнең Раббысы булган, безне төрле нигъмәтләр белән нигъмәтләндергән Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгаләгә иксез-чиксез рәхмәтләребез, мактауларыбыз, шөкраналарыбыз булса иде. Аллаһы Тәбәракә вә Тәгалә тарафыннан галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле әһеленә, сәхабәләренә барчабызның сәламнәре, салаватлары һәм һәртөрле изге догалары булса иде. Ислам диненең хаклыгына ышанып, ислам шәригате белән гамәл кылучы мөхтәрәм мөселманнар! Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Йә Аллаһым! Йә Ханнәәнү, йә Мәннәән! Син сораучыга сораганын җәлләмичә бирүче, арттырып бирүче. Син – Бүләкләүче, безне (бар мәхлукатны) кайгыртучы. Синнән, йә Раббым, иман байлыгы, тәүфик-һидәять, хәерле тормыш, хәерле хәләл кәсеп, ризык, гомеремнең хәерле тәмамлануын сорыйм. Безләрне туры юлдан алып бар (иһдинәс-сыйраталь-мүстәкыййм), безне адаштырма, ахирәттә дә рәхмәтеңне салып, безне җәннәт белән бүләклә... Бу тормышыбызны хәерле-изге эшләрдә кулланырга насыйп ит. Йә Раббым! Синнән тыныч тормыш, ахирәткә иман белән күчүне, догаларыбызның кабул ителүен, тормышыбызның хәерле булуын сорыйм. Йә Раббым! Безнең күңелләребезгә тәкъвалык сал һәм җәннәтләреңә ирештерүче итагатьлекне насыйп ит, дөнья авырлыкларын җиңеләйт. Безгә биргән зиһен-акылыбызны, колак-күзләребезне, саулык-көчебезне хәерле юлда файдаланырга насыйп ит. Йә Аллаһым! Йә Сәмиигү, йә Бәсыйр! Син – Ишетүче, Син – Күрүче. Син күрмәгән бер ни дә юктыр, Син ишетмәгән бер сүз дә юк. Шушы изге Җомга көнеңдә минем догаларымны да ишетеп, кабуллардан кыл! Йә Аллаһ! Син әл-Гаффәр, әл-Гафур. Үзеңнең чиксез рәхмәтең белән Син – гөнаһларны гафу итүче, ярлыкаучы. Йә Тәүүәбүр-Рахиим! Минем гөнаһларны, балаларымның, оныкларымның, әнкәйнең, әбекәй-бабыкайларның, нәселемдә иман белән ахирәткә күчкән туганнарымның гөнаһларын, хата-ялгышларны гафу ит! Тәүбәләребезне кабул ит, безне ярлыка! Белеп вә белми кылган, җәһиллек белән, яшьлек юләрлеге белән кылган, үземнең тарафтан онытылган гөнаһларымны гафу ит! Син генә гөнаһларны гафу итүче...

Теги других блогов: Ислам Рәхмәт Мөхәммәд