ӘТИ - ƏНИЛƏР ДОГАСЫ
#абмшдога #абмшәниләрдогасы
ГАЗИЗ АЛЛАҺЫМ, балама хәерле, сәламәт озын гомер бир, балаларыбызны ҮЗЕҢƏ гыйбадәт кылучылардан һәм ҮЗЕҢНЕҢ кушканнарыңны тыңлаучылардан ит!
ЙƏ АЛЛАҺЫМ , аларның иманын НЫГЫТ һәм көчсезләренә көч һәм авыруларына шифа бир, тәннәрен ныгыт, күрүләрен, ишетүләрен камил кыл, җитешсезлекләрен төзәт, иң яхшы кешеләр итеп тәрбияләргә ярдәм ит.
АЛЛАҺЫМ ҮЗЕҢНЕН мәрхәмәтең белән балаларыбызны авырулардан, хаталардан, гөнаһлардан һәм адашып яман юлларга кереп китүләрдән сакла.
ЙƏ АЛЛАҺЫМ, балаларыбызны әти-әниләрен яратып, хөрмәт итеп тыңлый торган ит.
ЙƏ АЛЛАҺЫМ, безгә балаларыбызны югары әхлаклы һәм ныклы иманлы итеп үстерергә ярдәм ит!
АЛЛАҺЫМ, Үзеңнең кодрәтең белән балаларыбызны төрле явыз чирләрдән чистарт һәм әхлаксызлыктан арала. Без аларны Сиңа тапшырабыз!
ЙƏ РАББЫМ, Син аларны көндез һәм кичләрен тарала торган барлык төр явызлыклардан, яман гадәтләрдән, яман сүзләрдән, яман күзләрдән, кемне дә булса хаксызга рәнҗетүләреннән һәм үзләрен дә хаксызга рәнҗетүләрдән, көнче кешеләрнең күз карашыннан сакла, якла,үзеңнең рәхмәтең белән төреп ал.
ЙƏ АЛЛАҺЫМ, безнең балаларыбызны бөтен яклап, өстән дә, астан да, уң яктан да , сул яктан да , алдан да һәм арттан да зыян килмәслек итеп, явыз бәндәләрнең, явыз хайваннарның, табигать бәла-казаларының һәм юл һәлакәтләренең зыяны тимәслек итеп саклавыңны Үзеңнән сорыйбыз!
ЙƏ АЛЛАҺЫМ, балаларыбыз безнең йөз аклыгыбыз һәм күңел шатлыгыбыз булса иде!
ЙƏ АЛЛАҺЫМ, балаларыбызга бу дөньяда да, ахирәттә дә кирәкле, файдалы булган белем бир, ул белем аларга Сине яратырга һәм Синең боерыкларыңны үтәп яшәп, мәңгелеккә киткәндә иманлы бәндәләр булып китәргә ярдәм итсен!
ЙƏ АЛЛАҺЫМ, аларга бәхет, тәүфыйкъ, һидаять һәм иман байлыгы, үзләрен тәэмин итәрлек, башкаларга да ярдәм итәрлек хәләл мал бир, кеше күзләренә карап тилмереп йөрүләрдән сакла!
ЙƏ РАББЫМ, балаларыбызга чиста йөрәк, мәрхәмәт, шәфкать, алган белемнәре белән башкаларга ярдәм итәргә әзер торучы күркәм әхлак бир!
ЙƏ РАББЫМ, балаларыбызны түбәнлеккә төшүдән һәм хурлыкка калудан сакла. Аларга шундый шатлык бир, ул шатлык безгә дә шатлык китерсен!
ЙƏ АЛЛАҺЫМ, балаларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер , камил акыл, күркәм холык,йомшак фигыль , тулы иман бир.
ЙƏ АЛЛАҺЫМ, балаларыбыз догачыларыбыз булсыннар. Әмииин!